news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда һава температурасы +30 градустан да артмаячак дип фаразлана

Бүген Татарстанда һава температурасы +30 градустан да артмаячак дип фаразлана
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Якшәмбе, 7 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана, төнлә урыны белән көчле яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразында белдерелә.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исә, төнлә яшен вакытында 17-22 метрга, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Республикада көндез һава температурасы +25..+30 градус була. Казанда көндез һава температурасы +26..+28 градус көтелә, дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot