news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава температурасы +19 градустан артмаячак, яшен булырга мөмкин

Татарстанда һава температурасы +19 градустан артмаячак, яшен булырга мөмкин
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Бүген, 20 сентябрьдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, һава температурасы кими. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Кайбер районнарда (көндез Казанда көтелми) яшен булуы ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана. Кайбер урыннарда 15 метрга кадәр көчәергә (Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 13 метр) мөмкин.

Төбәк территориясендә салкынча төннән соң (+7..+12 градус), көндез +14..+19 градуска кадәр (Казанда +17..+19) җылыта.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда салкынайта, киләсе атнада -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100