news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава шартлары яхшыруы көтелә

Иртәгә, 16 июльдә, Татарстанда яшен һәм коеп яуган яңгырдан соң, атмосфера басымы күтәрелү белән һава шартлары яхшыра.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Төнлә һәм иртән Казанда да кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез явым-төшем ихтималы аз.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.

Татарстанда төнлә һава температурасы +13..+18 градус (Казанда - +14..+16). Көндез һава температурасы +24..+29 градуска (Казанда +25..+27) кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100