news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, кисәтү игълан ителде

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, кисәтү игълан ителде
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасында һава шартлары начарлана. Шул сәбәпле кисәтү игълан ителде. Бүген һәм иртәгә республикада кар, җепшек кар, бозлы яңгыр көтелә. Юлларда кар көртләре, көчле бозлавык була.

Чәршәмбе, 22 ноябрьдә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр фаразлана. Пәнҗешәмбе, 23 ноябрьдә, кар, буран һәм көчле җил саклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, һава торышы начарлану һәм көчле бозлавык куркыныч тудырырга мөмкин. Бик кирәк булмаганда урамга чыкмаска кирәк. Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә сәфәргә чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot