news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава һөҗүме куркынычы режимы җиде сәгатьтән соң диярлек гамәлдән чыгарылды

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Ул бүген 6:51 сәгатьтә кертелгән иде. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында урнаштырылган.

Исегезгә төшерик, бүген Росавиация пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы сәбәпле Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертте. Хәзерге вакытта аэропортлар штат режимында эшли.

Моннан тыш, Әлмәт районы хакимияте БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәр итте. Район администрациясе халыкны яшеренү урыннарына барырга чакырды. Соңрак Әлмәт хакимияте район халкына яшеренү урыннарыннан чыгарга рөхсәт итте, әмма саклану корылмалары тирәсендә калырга һәм хәрәкәт итүне чикләргә кушты.

Бу атнада Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы беренче тапкыр 1 июль иртәсендә, икенче һәм өченче тапкыр пәнҗешәмбе, 3 июльдә, кертелде. Режим гамәлдә булган вакытта аэропортлар рейсларны гамәлдән чыгарды яки башка аэропортларга җибәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot