news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хатын-кызны балалар порнографиясе таратуда гаеплиләр

“Балигъ булмаганнар порнографик сурәтләре белән материаллар һәм предметлар әзерләү һәм әйләнешкә кертү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Татарстанда хатын-кызны балалар порнографиясе таратуда гаеплиләр. Бу хакта "Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, республикада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз ике ел дәвамында Интернеттан балигъ булмаганнар катнашында порнороликлар алган. Моннан тыш, 2017 елның гынвары башында ул социаль челтәрдә 14 яше тулмаган балалар булган порнографик материаллар тараткан.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге факт буенча “Балигъ булмаганнар порнографик сурәтләре белән материаллар һәм предметлар әзерләү һәм әйләнешкә кертү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Эш судка җибәрелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot