news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хатын-кызлар сәламәтлеге турында сораулар буенча кайнар элемтә ачыла

Кайнар элемтә 28 февральдә иртәнге сәгать тугызда эшли башлаячак.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 28 февральдә «Хатын-кызлар игътибары» темасына чираттагы телефон элемтәсе ачыла. Акцияне Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.

Хатын-кызлар сәламәтлеге турындагы сорауларга депутатлар, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең әйдәп баручы белгечләре җавап бирәчәк.

Кайнар элемтә иртәнге сәгать тугызда эшли башлый. 8 (843) 236-00-71 телефоны буенча 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, телефон буенча консультация табибка баруны алмаштырмый. Кайнар элемтәдә алынган мәгълүмат, беренче чиратта, таныштыру сыйфатында була һәм табиб белән турыдан – туры консультацияне алыштыру сыйфатында кулланыла алмый, диелгән бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot