news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хатын-кызлар арасында ВИЧ-инфекциясе киң таралыш ала – Роспотребнадзор

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”) Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекциясе буенча эпидемиологик вәзгыять киеренке саклана. Беренче очрак 1987 елда теркәлгән булган, хәзерге вакыткача бу куркыныч инфекцияне йоктырган 1 062 476 кеше теркәлгән һәм алардан 225 992 кеше үлгән. Татарстанда исә быелның ноябрь ае башына ВИЧ-инфекция йоктыруның 20 850 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр итә.

Татарстанда теркәлгән авыруларның 66 проценты – ир-атлар, шулардан 4 849 кеше ВИЧ-инфекциясеннән, ә 1 011 кеше СПИДтан вафат булган. Барлыгы диспансер исәбендә ВИЧ-инфекциясен йоктырган 12721 кеше исәптә тора. Быел гына да ВИЧ-инфекциясен йөрткән 1 180 кеше теркәлгән, үткән елның шушы чорында 1 172 кеше ачыкланган булган, димәк, үсеш темпы 0,7 процентны тәшкил иткән.

Нигездә, бу инфекция Татарстанда, Россиядә кебек үк, 30-50 яшьлекләр арасында җенси юл белән тарала (62 процент очрак). Ир-атлар арасында җенси юл белән дә, шулай ук наркотик матдәләр кулланудан да, гомумән, ике очрак та киң таралган. Ә хатын-кызлар арасында 78 очракта бу инфекция  җенси юл белән тарала, наркотик матдәләр куллану белән бәйле очраклар – 15 процент.

Наркотикларның яңадан-яңа төрләре чыгуы да ВИЧ-инфекциясе таралуга этәргеч булып тора, дип билгеләп үтә белгечләр. Чөнки наркотик кулланган кеше үзенең гамәлләре өчен еш кына җавап бирерлек хәлдә булмый.

Бүген Татарстанда бигрәк тә хатын-кызлар арасында ВИЧ-инфекциясе киң таралыш алуы искәртелә. Соңгы ун елда хатын-кызлар саны ике тапкырга арткан һәм 4 965 кешегә җиткән. Андый хатын-кызлардан 2 757 бала туган, һәм алардан 101 балага ВИЧ-инфекциясе диагнозы куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100