news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хатын-кыз йөртүче җәяүлене бәрдереп үтергән

Зыян күргән хатын-кыз тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районы Сокура авылында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале тәмамланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Көндез 15 октябрьдә «Ниссан Жук» автомобиле белән идарә итүче 57 яшьлек казанлы - укытучы хатын-кыз тиешсез урында юл аша чыгучы 52 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Зыян күргән хатын-кыз тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100