news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәт" берләшмәсе хәйрия чыршы бәйрәме үткәрде

Чыршы бәйрәменә 250 бала чакырылган.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында быел беренче хәйрия чыршы бәйрәме узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз-депутатларының "Мәрхәмәт" берләшмәсе оештырган.

Бәйрәм тамашасына Татарстанның төрле районнарындагы 16 социаль приюттан, имин булмаган, аз керемле 24 гаиләдән 250 бала чакырылган.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сәламләп, аларның иң яхшы балалар театрына чакырылганын билгеләп узды. Журналистларга интервьюсында ул мондый Чыршы бәйрәменең былтыр беренче тапкыр үткәрелүен искәртеп, алга таба традициягә әйләнәчәген әйтте. “Без аны ел саен үткәрергә җыенабыз. Без Татарстанда Яңа ел уңаеннан хәйрия сезонын да нәкъ шушы бәйрәм белән ачарга уйладык. Хатын-кыз депутатлар буларак, без бүген республикада хәйрия ресурслары ничек үсеш алганын, социаль-гуманитар проектларга ихтыяҗны анализлыйбыз”, - ди Татьяна Ларионова.

Аның сүзләренә караганда, хәйрия сезоны 10 гыйнварда тәмамланачак. “Сезон дәвамында музей, театрлар, мәдәният сарайлары һәм башка учреждениеләр беренче чиратта балаларга үз ишекләрен ача. Без, хатын-кыз депутатлар, республикадагы, мөгаен, иң матур театрны сайлаганбыздыр. Бүген бирегә игътибарга, җылы мөгамәләгә, назга, бүләкләргә мохтаҗ балалар җыелды. Алар нигездә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы химаясе астында эшләүче социаль приютлардан килгән балалар. Аларга үзебезнең җылыбызны бүләк итәргә телибез”, - ди Татьяна Ларионова.

Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева балаларны сайлап алу авыр булуын, мондый бәйрәмнәргә мөмкин кадәр күбрәк бала чакырырга теләүләрен әйтте. “Әгәр узган елда без балалар йортларыннан чакырсак, быел социаль приютлар категориясен алдык. Бу вакытлыча ата-анасыннан аерылган балалар. Хәзер гаиләсе янында булмауга карамастан, без аларга бәйрәм кәефе бирергә теләдек”, - диде ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. Анастасия Исаева бу балаларның ата-аналары исән-сау булуын, аларның ата яки ана булу хокукыннан мәхрүм ителмәгәнен билгеләп узды. Алар бары тик я каядыр китеп торган, я дәвалана, я төзәтү эшләренә бирелгән срокны үти.

Анастасия Исаева һәр хатын-кыз-депутатның үз округында индивидуаль чаралар да үткәрүен билгеләп узды. Ике атна элек музыка мәктәпләрендә белем ала торган инвалид балалар өчен музыкаль фестивале үткәрелгәнен әйтеп, ул аны традициягә кертү нияте булуын белдерде. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен ун еллап  “Возьмемся за руки, друзья” фестивале үткәрелүен дә искәртте. 

Бәйрәм чыршы тирәли интермедия белән башланды. Балалар әкият геройлары, Кыш бабай, Кар Кызы белән әйлән-бәйлән уйнады.

Чаллының балалар һәм үсмерләр өчен “Асылташ" социаль приютыннан 12 бала килгән. Приютта социаль куркыныч хәлгә, катлалуы тормыш вазгыятенә дучар булган 60 бала тәрбияләнә. “Балаларга шундый бәйрәм ясап, аларга бәйрәм кәефе биргән оештыручыларга без бик рәхмәтле. Балалар бик канәгать. Онытылмаслык хис-кичерешләр өчен рәхмәт”, - дип белдерде учреждениенең педагог-психологы Елена Махрамова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә, приют җитәкчелеге чыршы бәйрәменә укуда өлгер, тәртибе яхшырак булганнарны, үзләренә ярдәм итүчеләрне сайлап алган. “Һәр балага индивидуаль мөнәсәбәт кирәк. Миңа үз эшем авыр түгел, балаларны ничек бар, шулай кабул итәм. Ата-аналары эчүен ташлап, дәвалану узгач, эшкә урнашкач, нормаль тормыш рәвеше алып бара башлагач, махсус комиссия баланы ата-анасына кайтару мәсьәләсен хәл итә”, - дип белдерде Елена Махрамова.

Бәйрәм Ханс Кристиан Андерсенның "Кар патшабикәсе" спектакле белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100