Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хатын-кыз чиркәүдән бала урлаган
Түбән Кама районының Олы Афанас авылында яшәүче 40 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). 24 сентябрьдә иртән яшь ана 9 айлык кыз баласы белән Түбән Кама районының Олы Афанас авылында Покрова Божьей Матери чиркәвенә килгән. Бала салынган бишекне урындыкка куйган һәм берничә минутка яныннан киткән, аннары бишек белән бала юкка чыгуын күргән дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Әни кеше чиркәүдән йөгереп чыккан һәм үз машинасына килгән дин әһеленнән ярдәм итүен сораган. Алар машинада чиркәүгә якын урамнарны караган, әни кеше полиция хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать иткән.
Чиркәүдән 100 метр ераклыктагы бер урамда ана кеше аның кызы салынган бишекне тоткан таныш түгел хатын-кызны күреп алган. Шул вакытта полиция хезмәткәрләре дә килгән. Хатын-кыз тоткарланган.
Ачыкланганча, 40 яшьлек хатын-кыз авылга бер ай элек күчеп килгән. Ике бала тәрбияли.
Россия Тикшерү комитетының Түбән Кама буенча Тикшерү идарәсе бүлегендә "Балигъ булмаган баланы урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада суд хатын-кызга карата хөкем чыгарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз