news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хатын-кыз 500 мең сум алимент бурычы өчен хөкем ителгән

37 яшьлек хатын ярты ел гомерен төзәтү эшләрендә үткәрәчәк.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче 37 яшьлек хатын 500 мең сум алимент бурычы өчен җәзага тартылган. Ул элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Лениногорскида күп тапкырлар хөкем ителгән 37 яшьлек хатын үзенең кечкенә балаларын тәрбияләү өчен хезмәт хакының 1/3 өлешен түләргә тиеш булган. Тик хатын балаларга матди ярдәм күрсәтүдән качып йөргән. Алиментлар буенча гомуми бурыч 482 мең сумнан артып киткән.

Суд хатынны «Балигъ булмаган балаларны карап тоту өчен акча түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән ярты ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100