news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр дүртенче гаилә беренче бала өчен «Путин түләвен» ала

Татарстанда гаиләгә беренче бала өчен айлык түләү якынча 33 мең балага рәсмиләштерелгән, бу төбәктә туган беренче балалар санының чама белән 27 процентын тәшкил итә, диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

«Барлык ярдәм чараларының иң әһәмиятлесе беренче бала өчен «Путин түләве» булды <...> Татарстанда һәр дүртенче гаилә бу ярдәмне куллана. Ярдәм чарасы беренче бала туганда һәм гаиләнең кереме хезмәткә яраклы халык өчен кимендә ике яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә», - диде ул «Татар-информ» матбугат конференциясендә.

«Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты «Демография» илкүләм проект кысаларында 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 2022 елда төбәктә әлеге түләү күләме 11476 сум тәшкил итә. Гаиләләр гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә бирә ала.

«Универсаль пособиегә планлаштырылган күчеш кысаларында яңа елдан бу түләү аның составына керәчәк һәм пенсия фонды линиясе буенча билгеләнәчәк», - диде Бутаева.

Искәртик, Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан бирле Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100