news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итүдә алдынгы районнар исемлеге билгеле

Казан, Лаеш, Алабуга, Әлмәт һәм башка районнарда мәшгульлек югары дәрәҗәдә булуы ачыкланган.

Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итүдә алдынгы районнар исемлеге билгеле
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Соңгы биш елда Татарстан районнары арасында халыкны эш белән тәэмин итүнең иң югары дәрәҗәсе Тукай районында булуы ачыкланган. Биредә яшәүчеләрнең яртысы диярлек эш белән мәшгуль. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

«Татарстанның Тукай районында яшәүчеләрнең яртысына якыны эшкә җәлеп ителгән. Соңгы биш елдагы мәгълүматны анализлаганнан соң, Татарстан Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге галимнәре шундый нәтиҗә ясады», - диелә министрлык сайтында.

Галимнәр Казан, Лаеш, Алабуга, Әлмәт һәм башка районнарда да халыкны эш белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үткән.

Алар төбәкнең байлыгы халыкның тормыш дәрәҗәсенә ничек тәэсир итүен өч критерий — үсеш, мәшгульлек һәм буыннар тигезлеге буенча бәяләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100