news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халыкның 41,3 процентына гриппка каршы прививка ясалган

ОРВИ һәм грипп белән чирләмәс өчен профилактика чаралары даими күрелергә тиеш.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 1 млн 591 мең 315 кешегә, ягъни республика халкының 41,3 процентына гриппка каршы прививка ясалган. Шул исәптән 32 мең 115 кеше өстәмә финанслау чыганаклары хисабыннан (предприятие һәм оешмалар исәбеннән) вакцинация үткән.

Республикада тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән чирләү дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 13 процентка, Казан буенча 28,7 процентка түбән.

Мониторинг мәгълүматлары буенча, халык арасында йөргән вируслар грипп этиологиясеннән түгел.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе ОРВИ һәм грипп белән чирләмәс өчен кисәтү чараларын күрергә кирәклеген искәртә: даими рәвештә (20 секунд дәвамында) кулларны сабын белән әйбәтләп юарга, бигрәк тә урамда һәм җәмәгать транспортында булганнан соң; ютәлләгәндә авызны һәм борынны кулъяулык белән капларга; С витамины булган продуктлар ашарга (мүк җиләге, нарат җиләге, лимон); борынны диңгез тозы белән чайкатырга; бинада дымлы җыештыру уздырырга һәм җилләтергә кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100