news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда халыкның 33,4 проценты гриппка каршы прививка ясаткан

Прививка ясаткан кешеләрнең 82,6 процентына вакцинация федераль бюджет исәбенә башкарылган, шулай ук башка финанс чыганаклары да җәлеп ителгән.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда гриппка каршы прививкалар ясау дәвам итә. 8 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада быелгы сезонда халыкның 33,4 проценты, ягъни 1 286 923 кеше гриппка каршы вакцинация үткән. Бу хакта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Прививка ясаткан кешеләрнең 82,6 процентына (1 258 003 кеше) вакцинация федераль бюджет исәбенә башкарылган, ә 28 920 кешегә прививка башка финанс чыганакларын җәлеп итеп ясалган.

Татарстанда инде “Казан органик синтез”, “Татнефть”, “Түбән Кама нефть химиясе” кебек ике дистәдән артык предприятие үз хезмәткәрләренә гриппка каршы вакцинация уздыруны кайгырткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot