news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халыкның 30 проценты электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

«Кәгазь»дән электрон вариантка әле күчеп була, әмма электрон төреннән «кәгазь»гә кайтып булмый», — дип аңлатты Эдуард Вафин.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда эшче халыкның 30 проценты электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин әйтте.

Шулай ук, аның сүзләренчә, 607 кеше башта хезмәт кенәгәсенең кәгазь варианты файдасына гариза язган, аннары фикереннән кире кайтып, электрон вариантын сайлаган.

«Кәгазь»дән электрон вариантка әле күчеп була, әмма электрон төреннән «кәгазь»гә кайтып булмый», — дип ачыклык кертте Эдуард Вафин.

Электрон кенәгәгә күчү яки кәгазь вариантта калу турында гаризаны быел 31 декабрьгә кадәр язу шарт. «Әгәр билгеле бер сәбәпләр аркасында кемдер гариза тапшырырга өлгермәсә, оешма аның кәгазь хезмәт кенәгәсен дәвам итәчәк», — диде пенсия бүлеге идарәчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100