news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халыкка милек бүләргә, коммуналь хезмәт тарифларын аңларга өйрәтәчәкләр

Киңәшләрне кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, прокуратура, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре бирәчәк.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, “Россия пенсионерлар берлеге” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча төбәк бүлеге белән берлектә, пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары буенча Хокукый ярдәм көнен үткәрәчәк. Бу хакта кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хәбәр итә.

Әлеге чара 2019 елның 20 февралендә РФ Пенсия фондының Казанның Идел буе районы буенча идарәсендә 15.00-18.00 сәгатьләрдә узачак.

Гражданнарга милекне ничек бүләргә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен билгеләнгән тарифларны ничек аңларга һәм теге яки бу мәсьәләне чишкәндә юридик яктан ничек дөрес гамәлләр кылырга кирәклеген аңлатачаклар. Киңәшләрне кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, прокуратура, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре бирәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100