news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла

Консультацияләрне профессиональ юристлар, адвокатлар, нотариуслар үткәрәчәк

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 25 март көнне Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Татарстанда андый ярдәм РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсе, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе, ТР Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсе, "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) бүлекләре җәмәгать кабул итү бүлмәләре, Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең Әлмәт һәм Бөгелмәдәге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре - эш көне дәвамында (Казанда - 9.00дән 17.00гә, районнар һәм башка шәһәрләрдә - 8.00дән 16.00гә кадәр) барлыгы 56 пунктта күрсәтеләчәк.

"Бердәм Россия" партиясенең башка район бүлекләре җәмәгать кабул итү бүлмәләренең адреслары районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук ТР Юстиция министрлыгы сайтының "Россия юристлары ассоциациясе" бүлегендә һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында урнаштырылачак.

Консультацияләрне ТР Юстиция министрлыгы, ТР прокуратурасы, ТР Конституцион суды аппараты, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлары ассоциациясе әгъзалары үткәрәчәк, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.              

news_right_1
news_right_2
news_bot