news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда, халык законнар белән таныша, фикер алыша алырлык сервер эшли башлады

ТР Дәүләт Советы законнары интернетта урын алачак

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән законнар белән хәзер халык интернет челтәрендә таныша ала. Бүгеннән интернетта закон проектлары белән танышу, фикер алышу мөмкинлеге тудыра торган электрон сервис эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Бүгеннән алып, http://open.tatar.ru/documents/ («Обсуждение законопроектов») сылтамасы буенча фикер алышуга чыгарылган закон проектларына карата фикер-тәкъдимнәр калдыру мөмкинлеге бар.

 “Татарстан Хөкүмәте” сайтында барлык законнар да урнаштырылачак. Серверга сылтаманы ТР Дәүләт Советы сайтында http://tat.gossov.tatarstan.ru табарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100