news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда халык театрлары фестивале үтә

Бүген Татарстанда “Идел йорт” X республика халык театрлары фестивале ачылды

(Казан, 16 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстанда “Идел йорт” X республика халык театрлары фестивале ачылды. Беренче булып сайлап алу турында Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Чирмешән, Яңа Чишмә, Әлки, Ютазы районнарыннан коллективлар катнаша. Алар үз иҗатын Түбән Кама дәүләт татар драма театры сәхнәсендә күрсәтә. Кич “Тамаша” чуаш халык театры коллективы чыгыш ясаячак. Түбәнкамалылар чуаш телендә Николай Сидоровның “Свояки” спектаклен тәкъдим итәчәк.
29-31 мартта исә фестиваль Әлмәт шәһәрендә дәвам итәчәк. Халык театр коллективлары үз спектакльләрен Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә куячак. Фестивальнең зональ ярышлары шулай ук Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Буа һәм Казан шәһәрләрендә дә үтәчәк.
Өченче тур Казанда ноябрь аенда узачак. Анда зональ ярышларда җиңгән театрлар катнашу хокукын ала. Финалга 10-15 коллектив чыгар дип көтелә. Фестивальдә җиңүчеләргә лауреат һәм дипломант исемнәре һәм затлы бүләкләр бирелә.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда 1901 үзешчән театр коллективы эшли. Алар арасында 105 театр халык исемен йөртә. Республикабызда халык театрлары арасында 81 - татар, 19 – рус, 4 – чуаш һәм 1 удмурт театры исәпләнә. 1990 елдан Республика халык иҗаты фәнни-методик һәм мәдәни-агарту үзәге инициативасы белән ел саен Республика халык театрлары декадасы оештырыла. Анда “халык” исемен йөрткән иң яхшы 10-13 театр катнаша. Бу елларда Казан тамашачылары алдында 117 театр коллективы чыгыш ясый. Декада нәтиҗәләре буенча гран-при ияләре, лауреатлар һәм дипломантлар билгеләнә. Узган ел Гран-прига Кукмара район Мәдәният йорты каршындагы халык театры лаек була.

news_right_1
news_right_2
news_bot