Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда халык санын алучыларның күбесенә хезмәт хакы түләнгән
Татарстанстат җитәкчесе контролерларның барысы да контракт нигезендә акча алачагын әйтте.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстанда халык санын алучыларның күбесенә хезмәт хакы түләнгәнен әйтте.
«Халык санын алучыларга дигән бөтен акча казначылык идарәсенә җибәрелде. Җанисәп үткәрүгә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең күбесе хезмәт хакын алды. Кайбер хезмәткәрләр контрактларында исәп-хисап счетын дөрес язмаган. Хаталар төзәтелә. Контролерларның барысы да контрактлары нигезендә акча алачак», — диде Наталья Гатауллина Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Авыру сәбәпле эшен вакытыннан алда тәмамлаучылар да булган. Наталья Гатауллина сүзләренчә, алар эшләнгән көннәр өчен генә хезмәт хакы алган. Авырып, эшкә чыга алмаган көннәр өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча пособие түләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз