news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле (исемлек)

Халык саны кимүче районнар исемлеген Тәтеш башлый.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле. Бу хакта социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.

“1995 елдан башлап, авыл җирлекләрендә халык шактый сизелерлек кими. Авылда яшьләрне калдыру максатыннан кертелгән бер ярдәм - “Ана капиталы” авылда халык санын тотрыклы итә алды”,– диде министр.

Халык саны кимүче районнар исемлеген Тәтеш башлый. Аннан соң исемлектә Кайбыч, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Чүпрәле, Апас, Чирмешән, Әлки районнары урнаша.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Питрәч, Саба, Балтач районнарында халык саны артуга таба бара.

Министр фикеренчә, халык саны кимү демографиягә генә бәйле түгел. Моңа яшьләрнең авылдан күпләп китүе дә сәбәпче. Беренче чиратта, яшьләрнең гаилә корганчы ук, укырга китүе һәм авылга кире әйләнеп кайтмавы “гаепле”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100