news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халык белән эшләүче иң актив депутлар билгеле булды

Исемлеккә Разил Вәлиев, Юрий Камалтынов, Леонид Барышев, Марат Садыйков һәм башка депутатлар кергән.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының гражданнар мөрәҗәгате буенча эшләүче иң актив депутлары билгеле булды. Әлеге мәгълүмат республика парламенты рәсми сайтында чыкты.

Исемлеккә Разил Вәлиев (624 мөрәҗәгать), Юрий Камалтынов (465 мөрәҗәгать), Леонид Барышев (397 мөрәҗәгать), Марат Садыйков (390 мөрәҗәгать), Хафиз Миргалимов (302 мөрәҗәгать) һәм башка депутатлар кергән.

“Анализ республика халкының парламент башлыгына ышаныч рейтингы югары дәрәҗәдә калуын күрсәтә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан хисап чорында 870 хат каралган. Бу барлык мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләрнең 7,1 процентын тәшкилә итә”, диелгән республика парламенты рәсми сайтындагы документта.

Тулаем алганда, 2017 елда Татарстан парламенты депутатлары тарафыннан гражданнардан һәм җәмәгать берләшмәләреннән кергән 12 мең 225 мөрәҗәгать һәм шикаять каралган. Шул ук вакытта 7020 сайлаучы үз гозерләрен шәхси кабул итүләрдә җиткергән. Бер ел элек исә кабул итүдә 7827 кеше булган.

2017 елда мөрәҗәгатьләр саны 2016 ел белән чагыштырганда бераз кимегән. 2016 елда депутатлар 12 мең 730 мөрәҗәгать караган булган.

Татарстанлылар өчен иң актуаль мәсьәләләр булып, тузган торактан һәм җимерек хәлдәге йортлардан күченү, гражданнарга торак проблемаларын хәл итүдә дәүләт ярдәме күрсәтү, халыкны социаль яклау, аерым категория гражданнарны социаль гарантияләр һәм ташламалар белән тәэмин итү тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100