Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда һәлакәткә очраган самолетның пилот-инструкторы белән хушлашу урыны билгеле
Бүген Чиләбе өлкәсенең Канашево авылында Татарстанда һәлакәткә очраган самолетның пилот-инструкторы Олег Глазырин белән хушлашу була. Бу хакта социаль челтәрләрдә һәлак булучының туганнары хәбәр итте.
Хушлашу мәрасиме Мәктәп урамы 4-2 адресы буенча 14:00 сәгатьтә узачак, дип өстәделәр гаиләдә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Cessna-172 самолеты Шәмәрдән авылында шәхси торак йорт бакчасына төшкән. «Татар-информ»га билгеле булганча, самолетта инструктор һәм укучы булган. Җирдә җимерелүләр, шулай ук һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Җинаять эше кузгатылган, очышларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерү үткәрелә. Тикшерү комитеты версиясе буенча, фаҗиганең сәбәбе пилот хатасы һәм техник төзексезлек булырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз