news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хакимият структурасы үзгәрми

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин шулай дип рәсми рәвештә белдерде

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Татарстан Республикасы югары башкарма комитетының структурасы үзгәрми. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән ТР Хөкүмәтендә кадрларны алыштыру ихтималы турындагы белдерүләргә җавап итеп шулай дип рәсми рәвештә белдерде.
Искә төшереп үтәбез, 2010 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан үз вәкаләтләрен туктату турында гариза кабул итте һәм республика Хөкүмәтенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы формалашканчы эшләрен дәвам итүне йөкләде. Тиешле Указга да кул куелды.
“Бүгенге көндә, закон нигезендә, ТР Хөкүмәте үз вәкаләтләрен туктатты, әмма ТР Президенты Указы нигезендә үз вазифаларын үтәүне дәвам итә. Үземә йөкләнгән вәкаләтләр нигезендә Татарстан Республикасы хакимияте структурасында үзгәрешләр булмаячагын белдерәм”, - дип белдерде “Татар-информ” мәгүлүмат агентлыгы хәбәрчесенә Андрей Кузьмин.
Аның сүзләренчә, ТР Президенты ТР Законында билгеләнгән срокта (1 ай) ТР Дәүләт Советына ТР Премьер-министры кандидатурасын, шулай ук республика министрлыклары җитәкчеләре кандидатураларын кертәчәк. Кадрларны алыштыру күздә тотылмый. Республика министрлыклары җитәкчеләре үз вазыйфаларын үтәүне дәвам итә һәм алар ведомстволары карамагындагы тармаклардагы эшләр өчен җаваплы.

news_right_1
news_right_2
news_bot