Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда хакимият органнарына дәгъвалар кабул итү өчен Telegram-бот булдырылды
Әлеге сервисны кулланып, мөрәҗәгатьләрне, дәгъваларны бедерергә, вакыйгалар турында хәбәр итәргә, хакимият органнары һәм социаль объектларның эшен яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрне юлларга була.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда халыкның хакимият органнарына булган дәгъва һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен Telegram-бот эшли башлады.
Әлеге бот ярдәмендә министрлыклар, ведомстволар һәм район администрацияләре республика халкының социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрен һәм дәгъваларын тикшереп, аларга җавап бирәчәк. Аны эшләтеп җибәрүне «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы регионы белән идарә итү үзәге әзерләгән.
Хәзерге вакытта @incident_rt_bot (https://t.me/incident_rt_bot) татарстанлылардан өч: «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф» өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр кабул итә.
Соңыннан әлеге сорау «Инцидент Менеджмент» системасына юллана һәм тиешле ведомствога эшкә тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз