news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хаҗ кылырга баручыларга турлар сатыла башлады

Хаҗга бару 2017 елда августның икенче яртысында ниятләнә.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Хаҗга барырга теләүчеләр өчен турлар сатыла башлады. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2017 елда мөселманнар өчен изге җирләргә бару программасын яңартты. Бу хакта Татарстанның Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаҗга бару 2017 елда августның икенче яртысында ниятләнә. Иң арзан эконом-класс тур 130 мең сумга, ә иң кыйммәтлесе 210 мең сумга төшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot