news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хәзерге вакытта 62,3 процент сайлаучы тавыш биргән

Тавыш бирү процессында кагыйдә бозу очраклары теркәлмәгән.

Татарстанда хәзерге вакытта 62,3 процент сайлаучы тавыш биргән
Солтан Исхаков

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан буенча 62,3 процент сайлаучы тавыш биргәнен әйтте. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә белдерде.

«Соңгы хәбәрләр буенча, Татарстанда 62,3 процент сайлаучы тавыш бирде. Мин һәрвакыт элемтәдә торам, сораулар булса, мөрәҗәгать итеп була, шәхсән үзем җавап биреп утырам», — диде ул.

Кондратьев сүзләренчә, Татарстанлылар тавыш бирүләрен актив рәвештә дәвам итә. «Фейк хәбәрләр дә бар. Мөрәҗәгатьләр, шалтыратулар да килеп тора. Мәсәлән, ни өчен сейфның тавыш бирү бүлмәсендә урнашмаганын сорыйлар. Сейф-пакетлар һәр участокка катгый таләпләр буенча таратыла, аларны беркем дә ача алмый. Шундый фейк хәбәрләргә ышанмасагыз иде», — диде ул.

«Бездә сайлау культурасы үсте. Тавыш бирүче дә, күзәтүче дә сайлаулар турында сүз йөртә, кануннарны белә. Татарстанда мондый күренеш безне куандыра. Тавыш бирү процессында кагыйдә бозган очраклар теркәлмәде», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100