news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хәйриячелек, социаль җаваплылык яшәүнең аерылгысыз өлешенә әйләнгән

Узган ел хәйрия проектлары буенча балаларга ярдәм итүгә генә дә республикада 220 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда уздырылучы иң масштаблы хәйрия проектларының берсе- 2009 елда “Беренче канал” белән берлектә оештырылган “Без булдырабыз” республика хәйрия акциясе булды. Аның барышында 150 млн. сумнан артык хәйрия ярдәме алынган. Ул балаларга адреслы ярдәм күрсәтү буенча “Беренче канал” ның моңа кадәр төбәкләрдә уздырган акцияләре арасында иң күләмлесе булды. “Республика массакүләм мәгълүмат чараларының һәм даими мәгълүмат партнерыбыз - ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының зур ярдәме булмаса, без моңа ирешә алмас идек”, -ди Социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова. Аның белдерүенчә, Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы балаларга ярдәм итүче бу акцияне традициягә әйләндереп, аны Татарстан ММЧ белән берлектә оештыру тәкъдиме белән чыга.Татьяна Ларионова бу хакта бүген республика советы утырышында билгеләп үтте. Аның чыгышы 2009 елдагы хәйрия эшчәнлеге йомгакларына багышланган иде.
“Республикада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше шигаре астында узган 2009 ел Хәйрия һәм Гаилә елларының логик дәвамы булды. Аның барышында хәйриячелекнең матур традицияләре уңышлы дәвам итеп, аның технологияләре камилләштерелде”,- дип белдерде дәүләт киңәшчесе. Татьяна Ларионова ассызыклаганча республикада бу елларда хәйриячелек, социаль җаваплылык яшәүнең аерылгысыз өлешенә әйләнгән.
Татьяна Ларионова белдерүенчә, катлаулы шартларда узган 2009 елда икътисади кризисның социаль өлкәгә тискәре йогынтысын булдырмау өчен Татарстанда барысы да эшләнгән. Шул шартларда хәйрия акчалары халыкка өстәмә рәвештә адреслы ярдәм күрсәтүдә зур ярдәм иткән. Нәтиҗәләр сөендерерлек. Узган ел хәйрия проектлары буенча балаларга ярдәм итүгә генә дә республикада 220 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу 2007-2008 еллардагы гомуми суммага караганда 4 тапкырга күбрәк. “Димәк, без иң мөһим күрсәткечкә ирешкән булып чыгабыз. Бездә күңел кризисы юк һәм игелек кылу теләге сүрелмәгән”, - дип ассызыклый Татьяна Ларионова.
Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы эшчәнлегендә узган ел да сәламәтлек саклау, ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, картларга ярдәм өстенлекле юнәлеш булып калган. Өстәмә хәйрия ресурслары уңай социаль-демографик күрсәткечләргә ирешергә ярдәм иткән. Республикада туучылар саны артып, үлүчеләр саны кимегән. Уртача гомер озынлыгы 70 яшькә җиткән. Хәйрия проектлары балалар проблемасын чишүдә аеруча алгы планга чыга. Каты авыру балаларны дәвалау өчен элегрәк республикада бюджет чаралары җитми иде. Хәзер хәйриячеләр ярдәмендә бу максатларга 13 млн. 900 мең сумлык акчалар җыелган.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион акциясе дә шушы еллар эчендә аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, ятим, инвалид, социаль ярдәмгә мохтаҗ башка категория балалардан 15 мең 740 кешегә ярдәм кулы сузарга мөмкинлек биргән. Бу максатларга хәйриячеләрдән якынча 19 млн. сумлык ярдәм җыелган. “Узган 3 ел эчендә бу акция үзенең ни дәрәҗәдә кирәкле булуын ассызыклады”, - ди дәүләт киңәшчесе. Татьяна Ларионова республикада хәйрия эшчәнлеген тагын да киңәйтү өчен республика советының порталын камилләштерү зарурлыгына да тукталды. Аның фикеренчә, биредә электрон түләү, аукционнар, интернет кертемнәр кебек электрон хезмәтләрне урнаштыру кирәк.
Республикада хәйрия оешмалары саны шактый булса да, алар арасында картларга ярдәм итү буенча төзелгәннәре бик аз. Ә нәкъ менә шушы категория социаль ярдәмгә зур мохтаҗлык кичерә. Шуны күздә тотып узган ел озак вакытлы хәйри программасы старт алды. “Дөньяны күрергә ярдәм ит” акциясе күз авырулы өлкәннәргә катарактага операциягә финанслар туплауга исәпләнгән. “Изге йөрәк”, “Социаль ашханә”, “Компьютер гыйлеменә өйрәтү” проектлары да өлкән гражданнарга хезмәт итә. Соңгысы буенча, мәсәлән, узган 3 ай эчендә 6513 пенсионер компьютер серләренә төшенгән. Бу ел ахырына кадәр әлеге проект аша тагын 12 мең граждан узачак. Татьяна Ларионова шулай ук мәдәни, тарихи ядкарьләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә хәйриячелекнең үсә баруын искәртте. ТР Президенты Указы белән “ ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту фонды” төзелү дә зур роль уйный.
Аның белдерүенчә, быел- Укытучы елында да моңа кадәр килгән хәйриячелек трандицияләре дәвам итәргә тиеш. Социаль проектларны үстерүнең яңа формаларын да эзләргә кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot