news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хәйрия принциплары закон белән регламентланачак

Татарстанда хәйрия принциплары закон белән регламентланачак

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Тимур Шәйдуллин). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышы булды. Аның эшендә республика парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Көн тәртибендә беренче мәсьәлә булып “Татарстан Республикасында хәйрия эшчәнлеге турында”гы закон проекты турында фикер алышынды, аны ТРның Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тәкъдим итте. Үзәк җитәкчесе, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева хәбәр иткәнчә, закон проекты хәйриядә катнашучыларның эшчәнлеген координацияли, аларга дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын аныклый.

Проект законы шулай ук бердәм мәгълүматлар банкы – халык ихтыяҗлары реестрын төзүне күздә тота. Ул үз эченә хәйрия алучылар исемлеген кертәчәк, барча теләгән кешеләр тарафыннан тормышка ашырылачак, алар алга таба “Татарстан Республикасы хәйриячесе” исемен алуга дәгъва кыларга мөмкин. Нәкъ менә әлеге исем дәүләт ярдәме чараларын алуга хокук бирәчәк.

Римма Ратникова закон проектын хуплап чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, закон проектында хәйрия эшчәнлеге төрләрен конкретлаштырырга кирәк. Аерым алганда, сүз волонтерлык оешмалары эше турында бара. А.Кудрявцева моңа җавап итеп, башта закон проектының 4 тапкыр күләмлерәк булуын, тик бөтен килештерүләрдән соң аның оптимальләшүен билгеләп үтте.

Шуннан соң комитет әгъзалары закон проектны хупларга һәм аны беренче укылышта кабул итәргә дигән карарга килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot