news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда “Хәтерлим һәм горурланам!” дигән Бөтенроссия конкурсы башланды
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 23 ноябрь, “Татар–информ”). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Хәтерлим һәм горурланам!” Бөтенроссия балалар–яшүсмерләр әдәби–сәнгать конкурсы Россия Федерациясе Оборона министрлыгы башлангычы белән үткәрелә.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның төп максаты – үсеп килүче буында патриотизм сыйфатлары формалаштыру, Бөек Ватан сугышын, Җиңүнең әһәмиятен һәм аның Россия гражданнарының милли үзаңы формалашуга йогынтысын өйрәнү, иҗади сәләтне үстерү, яшьләрдә хәрби тарих һәм әдәбиятка булган кызыксынуны арттыру.
Катнашучыларның заявкалары һәм конкурска дигән эшләр – хикәяләр, эссе, сюжет композицияләре – 2010 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Конкурска май аенда нәтиҗә ясалачак. Өч яшь төркеме (7–10, 11–14 һәм 15–17 яшьлекләр) каралган. Конкурс сораулары һәм биремнәрен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында алырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot