news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда хәтер сәләтен югалткан кешеләргә ярдәм күрсәтү кабинеты эшли
Быел Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә хәтерләү сәләтен югалткан кешеләргә ярдәм күрсәтү кабинеты ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Быел Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә хәтерләү сәләтен югалткан кешеләргә ярдәм күрсәтү кабинеты ачыла. Татарстан Республикасында бу – әлеге юнәлештә эшләүче бердәнбер кабинет.
Кабинетны ачуның максаты – хәтерләү сәләте бозылган кешеләргә һәм аларны караучыларга медицина ярдәмен күрсәтү. Анда пациентларны медицина фәннәре кандидаты, невролог Юлия Житкова кабул итә. Бу юнәлешнең җитәкчесе һәм киңәшчесе – медицина фәннәре докторы, профессор Динә Хәсәнова.
Хәтерләү сәләтен югалтуның сәбәпләре төрле була. Ул картаю билгесе дә булырга мөмкин. Алай да күп очракта моңа Альцгеймер авыруы, баш мие кан тамырлары зарарлануы, баш мие шеше барлыкка килү, матдәләр алмашы бозылу, агулану һәм башка патологияләр китерә. Табиблар һәр авыру кешегә якын килергә тырышалар. Кабинетта эшләүче табиб махсус нейропсихологик тестлар ярдәмендә кешенең хәтерләү сәләтен югалту дәрәҗәсен тикшерә, аның сәбәпләрен ачыклый, дәвалау юлларын билгели. Шулай ук белгеч авыру кешенең якыннары белән дә сөйләшүләр үткәрә, авыруны карау буенча киңәшләр бирә.
Кабинетта неврологтан юллама алган авыруларны һәр җомгада кабул итәләр. Пәнҗешәмбе көнне исә табиб түләүле хезмәт күрсәтә. Авыру кеше яки аның якыннары, 291-10-08 телефонына шалтыратып, алдан язылырга мөмкин. Бу мәгълүматны Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте җиткерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2