news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш уңаеннан ачык ишекләр көне узды

Армиягә җыенучы егетләрнең әти-әниләре Хәрби җыелу пунктының эшчәнлеге белән таныша алды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 1 октябрьдә старт алып, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк көзге хәрби чакырылыш вакытында Татарстаннан 3500ләп егет Ватанны сакларга алыначак. Республикадан хәрби хезмәт узу урынына беренче төркем егетләр 22 октябрьдә озатылган инде. Бу көнгә кадәр китүчеләрнең саны – 385. Бүген аларга тагын 70 егет өстәлә. Бу хакта Татарстанның Хәрби җыелу пунктында уздырылган ачык ишекләр көне барышында хәрби комиссар Сергей Погодин җиткерде.

«Көзен хәрби хезмәткә алынучы Татарстан егетләренең 40 проценты – Коры җир гаскәрләренә, 13 проценты – Хәрби-диңгез флотына, 10 проценты – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, 8 проценты – Һава-космик көчләр, 8 проценты – Һава-десант гаскәрләренә, 7 проценты – Милли гвардия гаскәренә, 3 проценты – 12нче Оборона министрлыгы баш идарәсенә һәм 6 проценты башка бүлекләргә алыначак», – дип ачыклык кертте Сергей Погодин.

Хәрби комиссар әйтүенчә, чакырылыш вакытында Татарстан Хәрби җыелу пунктында Ачык ишекләр көне уздыру матур традициягә әйләнеп бара. Бу аңлашыла да, чөнки егетләрне хәрби хезмәт урыннарына оешкан төстә озату, хәрби командаларны формалаштыру һәм хезмәткә чакырылучыларны хәрби часть вәкилләренә тапшыру нәкъ менә биредә башкарыла.

«Хәрби эшелон тупланган вакытта Җыелу пункты бер үк вакытта 470 кешене сыендыра ала. Ул Россия Оборона министрлыгы тарафыннан кабул ителгән барлык таләпләргә дә җавап бирә. Биредә сыйфатлы медицина тикшеренүе узарга, хезмәткә чакырылучыларны урнаштыру һәм хәрби частьларга озату, вакытында туклану өчен бөтен шартлар да тудырылган», – диде Погодин.

Ачык ишекләр көне уңаеннан Хәрби җыелу пунктына армиягә җыенучы егетләрнең әти-әниләре дә чакырулы иде. Алар Хәрби җыелу пунктының эшчәнлеге белән танышты, үзләрен борчыган сорауларга җавап тапты. Чара барышында хәрби бурычын үтәргә җыенган егетләргә хәрбиләр генә түгел, дин әһелләре дә үз фатихасын бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100