news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш тәмамланды

ТР Хөкүмәтендә узган Республика чакырылыш комиссиясе утырышында көзге чакырылышка нәтиҗә ясалды

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Татарстанда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш тәмамланды. Аның барышында тәртип бозу очраклары күзәтелмәде. Округ штабы тарафыннан билгеләнгән Татарстаннан 6 мең егетне армиягә озату планы тулысынча үтәлде. Бүген республика комиссары Сергей Погодин ТР Хөкүмәте йортында узган Республика чакырылыш комиссиясенең йомгаклау утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовка әнә шулай дип белдерде.
Гриппка бәйле авыр эпидемиологик вәзгыять әлеге чакырылышның төп үзенчәлеге булды. Ул эшкә үз төзәтмәләрен кертте һәм хәрби хезмәткә чакырылыш белән бәйле чараларны үтәүдә гадәти алымнарны яңадан карарга мәҗбүр итте. “Авырлыклар булса да, чакырылыш өзелмәде”, - дип ассызыклады Сергей Погодин.
2009 елгы чакырылышта узган еллардагы чакырылыш кампанияләре белән чагыштырганда гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру нормасы сизелерлек артты. Мисал өчен, быел хәрби хезмәткә - 13 мең, 2008 елда – 9,5 меңнән артык, 2007 елда 7,5 меңгә якын егет озатылды.
Беренче тапкыр быел республика югары уку йортларын тәмамлаучыларның яртысы армиягә җибәрелде. 2343 егет армиягә хәрби-исәп белгечлеге алып китте.
Быелгы чакрылышта армиягә алынучыларның күпчелеге Социаль һәм гуманитар белем институты, Чаллы дәүләт педагогика институты, Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясен тәмамлаган.
Көзге чакырылыш кампаниясе барышында 198 егет армиягә барудан баш тарткан, аларның күпчелеге хәрби хезмәткә яраклы. 751 егет административ җаваплылыкка тартылган. РФ Җинаять кодексының 328 маддәсе буенча 18 материал җинаять җаваплылыгына тарту өчен тикшерү органнарына тапшырылган, 12 се карауда, 6 материал буенча җинаять җаваплылыгы турында эш кузгатылмаган.
Соңгы 5 елда Татарстанда Республика клиник хастаханәсенә тикшерү һәм консультациягә җибәрелгән гражданнарның саны алты тапкыр арткан. 2009 елда аларның саны 9 мең кеше тәшкил иткән. Кыенлыкларга да карамастан, хәрби хезмәткә яраклылык күрсәткече 1 процентка артты һәм 73,6 процент тәшкил итте, диде Сергей Погодин. Шул ук вакытта 675 егет чакырылыш пуктларыннан өстәмә медицина тикшерүе үтәргә җибәрелгән. Хәрби комиссарның сүзләренә караганда, бу урыннарда эшнең нәтиҗәле алып барылмавы хакында сөйли. Мондый гражданнарның күпчелеге Татарстанның Зәй, Тукай, Спас муниципаль районнары, шулай ук Казанның Яңа Савин районына туры килә.
Югарыда әйтелгәннәргә йомгак ясап, Равил Моратов нәтиҗәләр начар түгел, барлык төп күрсәткечләр дә үтәлгән, диде. “Хәзерге вакытта хәрби хезмәткә алынучыларның электрон паспортларын гамәлгә кертүне төгәлләргә, шулай ук 2001 елның язында армиягә барачак яшьләрнең исемлеген формалаштыра башларга кирәк. Аларның күпчелеген югары, махсус уку йортларын тәмамлаучылар һәм Эчке эшләр министрлыгы бүлекләрендә исәптә торучылар тәшил итәчәк. Иң мөһиме, безнең егетләр армиядә хезмәт итүгә яхшы әзерләнгән булсыннар һәм үзләрен ким хис итмәсеннәр”, - диде ул.
Киңәшмә Республика чакырылыш комиссиясенең иң яхшы эшләгән әгъзаларына РФ Оборона министрлыгы медальләре һәм Мактау грамоталары тапшыру белән төгәлләнде. Запастагы берничә дәүләт хезмәткәренә чираттагы хәрби дәрәҗә бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot