Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларга зур игътибар бирелә – Әхәт Юлашев
Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе сүзләренчә, хезмәт урыннарыннан мактау сүзләре генә килеп ирешә.
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларга зур игътибар бирелгәнлектән, безнең солдатлар турында мактау сүзләре генә килеп ирешә. Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев Хәрби җыелу пунктында уздырылган ачык ишекләр көне барышында шундый фикер җиткерде.
“Бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларга бик зур игътибар бирелә. Шуңа да безнең солдатларга хезмәт иткән урыннарыннан дәгъва белдерүчеләр дә юк. Без бары тик мактау хатлары гына алабыз. Бу – булачак солдатларны яхшы әзерләү нәтиҗәсе Татарстан егетләре хәрби хезмәтне бик яхшы үти”, – диде "Татар-информ"га Әхәт Юлашев.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның Хәрби җыелу пунктында ачык ишекләр көне узды. Анда хәрби хезмәткә җыенучы егетләр һәм әти-әниләре алдында хәрбиләр һәм дин әһелләре дә чыгыш ясады, булачак солдатларга киемнәр таратылды, банк карталары, шәхси электрон карталар тапшырылды. Моннан тыш "Әниеңә шалтырат" социаль проекты нигезендә солдатлар һәм әти-әниләренә кулай тарифлы сим-карталар бирелүе турында да җиткерелде. Хәрби комиссар Сергей Погодин сүзләренчә, көзге чакырылыш вакытында Татарстаннан 3500ләп егет Ватанны сакларга алыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз