news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хәрби диңгезчеләргә багышланган очрашу узачак

30 октябрьдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Хәрби диңгез флоты Туган көненә багышлап, ветераннар белән очрашу уздырыла

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). 30 октябрьдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Хәрби диңгез флоты Туган көненә багышлап, ветераннар белән очрашу уздырыла. Хәрби-диңгез флоты Көне рәсми рәвештә 30 июльдә билгеләп үтелә. Тарихтан билгеле булганча, 1696 елның 30 октябрендә Беренче Петр кушуы буенча Боярлар Думасы даими рус флотын булдыру турында карар чыгара. Патша һәм аның ярдәмчеләре яхшы белә: флоттан башка дәүләт үсә алмый. 1700 елның язында диңгезгә 40 җилкәле һәм 113 ишкәкле көймә чыгарыла. Россия диңгез флоты тарихы нәкъ менә Азов флотын булдырудан башлана. 1714 елның августында Беренче Петр җитәкчелегендәге флот беренче җиңүне яулый. Шул вакыттан Россия көчле диңгез флотына ия булган илгә әверелә.
ТР Милли музееның матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераннары, башка хәрби конфликтларда катнашучы хәрбиләр, Татарстан Диңгез җыелышы әгъзалары Казан диңгез техникумы курсантларына, элемтә техникумы шәкертләренә Россия диңгезчеләре җиңүләре, матур традицияләр, сугышта катнашулары, СССР диңгез флотының Бөек Ватан сугышына коры җир гаскәрләреннән яхшырак әзерләнгән булуының сәбәбе турында сөйләячәк. Анда Татарстаннан диңгез флотында хезмәт итә торган якташларыбыз турында да белеп булачак. Музей белгечләре төрле гаскәрләрдә хезмәт итүче диңгезчеләр турында аларда саклана торган мәгълүмат белән таныштырачак. Очрашу кысаларында Татарстаннан Бөек Ватан сугышына киткән, диңгез флотында хезмәт итеп, сугышта һәлак булган диңгезчеләр язмышы турында да белеп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100