news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хәрби чакырылыш кампаниясе кеше хокуклары буенча вәкил күзәтүе астында узачак

Әгәр дә егетләр, табиблар биргән яраклылык категориясе белән килешмәсә, үзләренең килешмәүләре турында югарыда торган чакыру комиссиясенә белдерә ала.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 2017 елгы чакыру кампаниясе республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контроле астында узачак. Бу хакта хокук саклау оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, язгы чакырылыш 1 апрельдән башланды.

Республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчеләре Татарстан районнарының чакыру комиссиясе составына кергән, ә вәкаләтле вәкил үзе Республика Президенты рәислегегендә чакырылыш комиссиясе әгъзасы булып тора.

Җәмәгать ярдәмчеләре Әлки, Апас, Баулы, Минзәлә, Тукай һәм Түбән Кама муниципаль районнарында узган комиссия утырышында катнашкан.

Республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белдергәнчә, әгәр дә егетләр, табиблар биргән яраклылык категориясе белән килешмәсә, үзләренең килешмәүләре турында югарыда торган чакыру комиссиясенә – Татарстан чакыру комиссиясенә белдерә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot