news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда хәрби бурычын үтәп кайткан 6 меңнән артык кеше эш таба алмый
Мәшгульлек үзәкләрендә аларның 921 е генә исәптә тора
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). 2009 елгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда армия хезмәтеннән кайткан 12241 кеше исәпләнә. Аларның 5848 е генә эшкә урнаштырылган, дип хәбәр итте бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов видеоконференция режимында узган яшәү дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында.
Аларның нибары 189 ы үзмәшульлекне оештыру өчен дәүләт ярдәме алган. Авыл хуҗалыгында үзмәшгульлекне оештыру өчен акча беренче чиратта биреләчәк, дип ассызыклады Равил Моратов.
Шул ук вакытта армия хезмәтеннән кайткан 6393 егет эшкә урнаштырылмаган. Халык мәшгульлеге үзәкләрендә аларның нибары 921 е исәптә тора. Равил Моратовның сүзләренә караганда, бу хәрби комиссариатлар һәм мәшгульлек үзәкләренең үз эшләрен тиешенчә башкармавы нәтиҗәсе. Шуңа бәйле рәвештә ул чакырылыш комиссияләре рәисләре һәм халыкның кереме буенча комиссия җитәкчеләренә республика шәһәр-районнарында әлеге мәсьәләләр белән конкретрак шөгыльләнергә кушты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot