news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хәләл туризмны үстерергә тәкъдим иттеләр

Бүгенге көндә Татарстандагы өч шифаханәгә «Хәләл» стандартлары сертификаты бирелгән.

Татарстанда хәләл туризмны үстерергә тәкъдим иттеләр
Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Хәләл — яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә Татарстанда хәләл туризмны үстерү турында тәкъдим иттеләр. Әлеге фикерне Казанның Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин әйтте.

«Чит илләргә барганда мөселман кешесе Ислам дине кагыйдәләренә туры килә торган ял итү урыннары эзли. Анда хәләл кунакханәләр кыйммәт. Ни өчен хәләл ял итүне үзебездә оештырмаска? Табигатебез дә матур. Хәләл шифаханә, балалар лагерьлары, ял итү базалары, кунакханәләр санын арттырырга кирәк», — диде ул.

«Хәләл» стандартлары комитеты рәисе урынбасары Илгиз Баһаветдинов сүзләренчә, бүгенге көндә «Хәләл — яшәү рәвеше» юл картасы кысаларында Татарстанда өч шифаханә сертификацияләнгән.

«Хәләл тормыш рәвеше» Бөтенроссия конференциясен Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл стандартлары комитеты, Ислам юридик үзәге һәм сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге оештырды. Конференциядә ислам финанслары һәм хәләл индустриядә эшләгән кешеләр катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100