Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Хәләл» продукция экспортлауны арттырырга җыеналар
Республика җитештерүчеләре хәләл тавык, күркә, үрдәк итләре, кондитер әйберләрен экспортка чыгара.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2024 елга кадәр «Хәләл» продукция экспортлауны арттырачаклар. Җитештерүчеләргә хәләл ризыклар сатуны 2020 елда көтелә торган йомгаклар белән чагыштырганда кимендә 2 мәртәбә арттыру бурычы куела. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасында җитештерелә торган «Хәләл» продукциянең гомуми күләме 7 млрд сумнан артып китә, бу илледән артык җитештерүче, шул исәптән экспорт юнәлешендә 18 компания, шуларның бишесе «Хәләл» халыкара сертификатына ия.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы тышкы базарларга чыгаруны планлаштыра торган хәләл продукциянең төп төрләре түбәндәгеләр: тавык, күркә, үрдәк итләре, кондитер әйберләре.
«2019-2024 еллар чорына Татарстан Республикасында экспортны үстерү» төбәк программасы кысаларында 2024 елга АПК продукциясен экспортлау күләмен 359,9 млн. АКШ доллары күләменә җиткерергә кирәк, бу 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз