news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хәләл продукция базары ел саен 10-15 процентка арта

“Җитештерү технологиясе, шәригать кануннарына туры килүе катгый контрольдә тотыла”, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

Татарстанда хәләл продукция базары  ел саен 10-15 процентка арта
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәләл продукциягә ихтыяҗ бар, шул нисбәттән, хәләл продукция базары ел саен 10-15 процентка арта. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләре белән хезмәттәшлек кысаларында хәләл илкүләм стандартлары” темасына фикер алышуда шулай дип әйтте.

“Республикада яшәүчеләрнең күбесе өчен хәләл – яшәү рәвеше булып тора. Хәләл продуктлары базары чагыштырмача яшь. Аның өлешенә елына 7 млрд сум акча туры килә. Ул бөтен авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,2 процентын тәшкил итә. Ихтыяҗ бар, хәләл продукция базары ел саен 10-15 процентка арта”, - диде Титов. Ул 2024 елга авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын ике тапкыр арттыру – 360 млн долларга җиткерү бурычын искәртте.

Николай Титов күп кенә товар җитештерүчеләр, эре агрохолдингларның хәләл продукциясе ассортименты төрле булуын әйтте. “Ак Барс” һәм “Яратель” кошчылык фабрикалары былтыр хәләл продукция җитештерүне ике тапкыр арттырып, кош итен 6 мең тоннага җиткергән, шулай ук 21 млн данә йомырка җитештергәннәр. “Челны-бройлер”да ит җитештерү 15 мең тоннага җиткән – үсеш 27 процент”, - диде.

Ул Казанның 3 нче икмәк заводы, БКК (икмәк-кондитер комбинаты) 2 млрд сумга 40 мең тонна кондитер эшләнмәсе пешергәнен әйтте. “Җитештерү технологиясе, шәригать кануннарына туры килүе катгый контрольдә тотыла”, - диде. Николай Титов сүзләренчә, шәхси эшмәкәрләр дә хәләл индустриядә үз урынын тапкан. Базарда яңа катнашучылар да барлыкка килә.

Николай Титов Ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне киңәйтү кирәклеген әйтте. “Республиканың 72 предприятиесе хәләл продукция җитештерә, халыкара сертификат бары тик бер БККда гына бар. Сертификатка ия булу өчен продукциянең сыйфат һәм куркынычсызлыгына таләпләр куела. Хәләл продукция җитештерүчеләр саткан вакытта стандартизация проблемалары белән очраша”, - диде ул.

  • Бүген «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә, XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты кысаларында, хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100