news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Хәләл Балтач-2014” Төбәкара ярминкәсе узачак

Төбәкара ярминкә программасы шактый бай

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). 13 нче сентябрь көнне “Балтач” Хәләл Индустриаль паркы территориясендә “Хәләл” Милли индустрия ассоциациясе “Хәләл Балтач-2014” Төбәкара ярминкәсен уздыра. Ярминкәгә төрле компанияләр – Татарстан, Удмуртия, Мари Иле Республикалары, Киров өлкәсе һәм Россиянең башка төбәкләреннән җитештерүчеләр чакырылган.

Төбәкара ярминкә программасында фирма һәм товарларны презентацияләү, журналистлар, партнерлар белән очрашулар, мастер-класслар, таныклыклар тапшыру, иң тәмле пылауга конкурс, артистлар чыгышы һәм башкалар каралган.

Чара Балтач шәһәр тибындагы бистәсе, Полевая урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан “Балтач” Хәләл Индустриаль паркында иртәнге сәгать 10 да башлана. Бу хакта хәбәр ТР Икътисад министрлыгы сайтында урын алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100