Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда гыйнвар-февральдә уртача хезмәт хакы биш процентка арткан
Иң түбән хезмәт хакы - авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанда яшәүчеләрнең, кече предприятиеләр хезмәткәрләрен дә кертеп, уртача хезмәт хакы биш процентка арткан һәм 34 200,9 сум тәшкил иткән. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.
Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәясе индексын исәпкә алып, татарстанлыларның реаль хезмәт хакы күпкә артмаган. Ул 2019 елның гынвар-февраль айларында, 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, 100,5 процент тәшкил иткән.
Файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы югарырак. Гыйнвар-февральдә аларның хезмәт хакы 53 763,1 сум тәшкил иткән.
Иң түбән хезмәт хакы - авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә, аучылык, балыкчылык һәм балык үрчетү белән шөгыльләнүчеләрнеке. Алар барлыгы 21 131 сум акча ала. Бу вазгыять буенча Татарстан Хезмәт, халыкны белән эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш алып бара.
«Татар-информ» агентлыгы Росстат мәгълүматлары буенча 2019 елның I кварталында Россиядә яшәүчеләрнең керемнәре ел буена 2,3 процентка кимегән, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз