news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гыйнвар-апрель айларында уртача хезмәт хакы 33 мең сум булган

2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, бу сан 8,8 процентка арткан.

Татарстанда гыйнвар-апрель айларында уртача хезмәт хакы 33 мең сум булган
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2018 елның гыйнвар-апрель айларында уртача хезмәт хакы 33 42,8 сум тәшкил иткән. Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов министрлыкның коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте.

2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, аның күләме 8,8 процентка арткан, дип искәртте спикер. Аның сүзләренчә, иң зур хезмәт хакы (54 124 сум) - файдалы казылмалар чыгару тармагында эшләүчеләрнеке.

«Узган елдагы кебек үк, авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр иң аз хезмәт хакы (20 038 сум) ала», - дип өстәде Вәлиуллов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot