news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гыйнвар-майда уртача хезмәт хакы, 16,4 процентка артып, 57,4 мең сумга җиткән

Гыйнвар-май айларында татарстанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 57,4 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка артыграк, диелә Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле турындагы хисапта.

Татарстанстатта билгеләп үтүләренчә, уртача айлык хезмәт хакын, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләргә күчерелгән акча буенча исәпләп чыгарганнар.

Куллану бәяләре индексын һәм товар, хезмәтләргә тарифларны исәпкә ала торган реаль эш хакы 10,8 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot