Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда гыйнвар һәм февраль нәтиҗәләре буенча туучылар саны кимегән
2024 елның беренче ике аенда Татарстанда туучылар санының кимүе һәм үлүчеләрнең артуы теркәлгән. Бу Татарстанстат әзерләгән республиканың социаль-икътисади хәле турындагы докладта белдерелә.
Гыйнвар һәм февраль айларында республикада 5497 баланың тууы теркәлгән, бу узган елның шушы чорына караганда 138гә кимрәк.
Шул ук вакытта төбәктә 8267 үлем очрагы теркәлгән, ул 2023 елның гыйнвар һәм февраль ае белән чагыштырганда, 912гә күбрәк булган. Яңа туган балаларның үлем очраклары да арткан - 14 очрактан 18гә кадәр.
Нәтиҗәдә, туучылар саны күрсәткече кимегән, 1 мең кешегә 8,4 туры килә (8,7 булган), ягъни 3,4 процентка, ә үлүчеләр саны күрсәткече 11,4дән 12,6гә кадәр, ягъни 10,5 процентка арткан.
Шулай итеп, Татарстан халкының кимү темплары тизләнде: 2023 елның беренче 2 аенда ул 1720 кешегә кимеде, ә 2024 елның беренче 2 аенда - 2770 кә. Димәк, халыкның табигый кимү коэффициенты узган ел 1 мең кешегә -2,7 туры килсә, хәзер 1 мең кешегә -4,2гә җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз