news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гыйнвар аенда эш көннәренә караганда ял көннәре күбрәк булачак

Татарстанда гыйнвар аенда эш көннәренә караганда ял көннәре күбрәк булачак
Фото: © «Татар-информ»

Атнасына биш көн эшләүче татарстанлыларның гыйнвар аенда 16 ял көне һәм 15 эш көне булачак.

Татарстанлылар Яңа ел бәйрәмнәрендә, шулай ук Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан 1-11 гыйнварда ял итәчәк. Шулай ук ял көннәре 17,18, 24, 25 һәм 31 гыйнвар булачак – бу көннәр шимбә якшәмбегә туры килә.

2021 елның гыйнварында ял көннәре эш көннәренә карый күбрәк булган. Ул вакытта шулай ук 16 ял һәм 15 эш көне иде.

2026 елда иң аз ял көннәре апрель, июль һәм сентябрь айларында булачак – 8әр.

news_right_1
news_right_2
news_bot