news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гыйнвар ае җылы һәм аномаль явым-төшемсез булачак

Синоптиклар фаразлавынча, 2023 елның беренче ае Казанда җылы булачак. Бу көннәрдә һава температурасының нормадан 0,5 градуска югарырак булуы көтелә һәм республика буенча -10,9 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Явым-төшем дә климат нормасындагыча фаразлана. Татарстан буенча ул 33 мм тәшкил итәчәк, ә Казанда - 46 мм.

«Татар-информ» Татарстан Республикасында Яңа ел төнендә һава торышының җитди бозылачагын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot