Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Гыйлем нуры» XIII бәйгесендә катнашырга чакыралар
29 апрельдә Татарстаннның Лениногорск шәһәре мәдәният йортында Лениногорск мөхтәсибәте тарафыннан «Гыйлем нуры» XIII бәйгесе үткәреләчәк. Әлеге чараның төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. Бәйге шулай ук тәҗрибә уртаклашуга һәм кардәшлек элемтәләрен ныгытуга, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен мәчет каршындагы курсларда белем алган мөслимәләр командалары чакырыла. Һәр командада 3 катнашучы булырга тиеш, яшь буенча чикләүләр юк. Катнашырга теләүчеләр 25 апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта аша заявка бирергә тиеш: Leninogorsk.muhtasibat@yandex.ru.
Бәйге сораулары Әхмәдһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» нигезендә төзелгән. Конкурс 3 турдан тора, җавапларны жюри бәяләячәк.
Җиңүче төркем бүләкләр һәм грамоталар алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз